Буген Теләченең 1нче балалар бакчасы базасында “ ФДББС шартларында балаларга УМК кулланып ике дәүләт телләрен өйрәтү ” дигән темага семинар узды.

             

                Әлеге семинарда Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе җитәкчесе Манюрова Гелнур Халирахман кызы һәм рус теленә өйрәтү өчен “Изучаем русский язык”укыту методик комплекты (УМК) ның авторы Гаффарова Сәбилә Мулланур кызы катнаштылар.

Семинарда сүз мәктәпкәчә белем оешмаларында федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп үзгәртелгән норматив документлар, бүгенгесе көн кадагында «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законында һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләр саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» нигезендә  мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралганлыгын исәпкә алынуы турында барды. Бу семинарда безнең 3нче балалр бакчасы тәрбиячеләре дә катнашты,бу очрашу  күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте дип белдерде педагоглар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 1 декабре, 15:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International