Авыл җирлеге турында

Географик урыны: Теләче авыл җирлеге районның көнбатыш өлешендә урнашкан. Авыл җирлеге составына 4 торак пункт керә: Теләче авылы, Комаровка авылы, Ачы авылы, Екатериновка авылы. Теләче авылы административ үзәк булып тора. Авыл җирлеге  Кече Кибәхуҗа, Иске Җөри, Үзәк, Олы Мәтәскә муниципаль берәмлекләре һәм Саба муниципаль районы белән чиктәш. Авыл җирлеге территориясе  аша өч елга ага: Кече Мишә, Тюлячка һәм Макса елгалары.

Авыл җирлеге турында гомуми мәгълүмат.

Теләче авыл җирлеге мәйданы 29870 кв.м. тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы җирләре 2289 га. Халык саны 3891 кеше (2012 елның 1нче июленә) шул исәптә хезмәт яшендәгеләр 2545 кеше исәпләнә. Милли состав буенча татарлар 78%, руслар 19%, башка милләтләр 3% тәшкил итә. Авыл җирлегендә 1227 хуҗалык бар.

Тарихи белешмә.

2001нче елның август-сентябрь айларында Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты һәм Татар дәүләт гуманитар институты үткәргән тарихи-археологик экспедиция нәтиҗәсендә бу җирлектә торак пунктка Алтын Урда чорының соңында нигез салынганлыгы ачыклана. Казан ханлыгын руслар басып алганчы бу җирлектә татар авылы булган, ә Казан яулап алынганнан соң Теләче, Казан артында колонизациянең иң мөһим торак пунктларының берсенә әйләнә. Теләче авылы исеме Тюлячка елгасы исеменнән килеп чыккан дигән фараз бар. Теләче авылы XIX гасыр уртасы XX гасыр башында зур булмый, монда  1858 нче елда 1020 чамасы кеше яшәгән, ә 1897нче елга халык саны 1274кә җитә. Шул ук вакытта Теләче эре экономик үзәк булып саналган. Теләче базарына бик ераклардан килеп сәүдә итә торган булганнар.

Беренче агач чиркәү Теләчедә XVIII гасыр башында төзелгән. 1771 елда алпавыт Аристова Н.М. акчасына таш храм төзелә.

Теләчедә 1875 елда “Земская школа” ачыла.

 

Соңгы яңарту: 2012 елның 18 сентябре, 16:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International