Авыл җирлеге турында

Географик урыны: Әбде авыл җирлеге район үзәге - Теләче авылыннан көнчыгышка утыз сигез чакрым ераклыкта Мишә елгасына кушылучы Ныса елгасы буенда урнашкан.

Авыл тарихы: Архив документларыннан күренгәнчә, авыл XVI гасырның беренче яртысында барлыкка килгән. Татарстан Республикасы милли архивында сакланучы 1843 нче елгы ревизия документларында түбәндәгечә язылган: Әбде авылы (документлар буенча Троицк) Мамадыш өязе Иске Икшермэ волостенә керә. Авыл исеме керәшен татары Габди (Авдий) исеменнән килеп чыккан дигән фараз бар, ул бу төбәккә беренчеләрдән булып күчеп утырган.

XVII гасырның икенче яртысында монда Комаровка авылыннан руслар күчеп утыра башлый һәм татарлар чукындырудан куркып күчеп китәләр.

Әбде авылының үзәгендә Советлар Союзы герое Ксенофонтов Александр Кузьмичка һәйкәл тора. Ул ТАССРның Саба районы Әбде авылында туган. Кызыл армияга чакырылганчы колхозда эшләгән. Акфиннарга каршы сугышта катнашкан, 169 нчы укчы полкның пулеметчысы. 1940 елның 13нче мартында Александр Кузьмич һәлак була. СССР Югары Советы Президиумының 21нче мартында чыккан Указы нигезендә Ксенофонтов Александр Кузьмичка Советлар Союзы герое дигән югары исем бирелә.

Авыл җирлеге турында гомуми мәгълүмат.

Бугенге көндә Әбде авыл җирлегенә 3 торак пункт керә: Әбде авылы, Туктамыш һәм Ташлыяр авыллары. Авыл җирлегенең мәйданы 5132 га.

Авыл җирлегендә барлыгы 136 хуҗалыкта 370 кеше яши, аларның 9-ы мәктәп укучысы, 112 пенсионер, 10 студент,186 эш яшендәгеләр, шуларның 94-е районнан читтә эшлиләр.

Авыл җирлегендә бер гаилә фермасы эшли. Аның җитәкчесе Гайфуллин Рәмзил Шәйдулла улы.

Милли состав буенча авыл җирлегендә 40% татарлар, 59%руслар, 1% башка милләт вәкилләре яшиләр.

Әбде урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Әбде авылында мәктәпнең тарихы 1842нче елдан башлана. 2012нче елда ул узенең 170 еллык юбилеен билгеләп уза. Мәктәп иң беренче чиркәү каршында ачыла һәм чиркәү мәктәбе булып санала (Церково-приходское училище). Бүгенге көндә Әбде урта  гомумбелем бирү мәктәбендә 9 укучы белем ала. Урта мәктәптә мәктәп яны җир участогы бар. Анда балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр.

Мәктәп бинасында шулай ук Әбде авыл җирлеге, Әбде авыл мәдәният йорты һәм китапханә урнашкан.

Әбде урманчылыгы.

Балык Бистәсе районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының Әбде урманчылыгы (аңа кадәр Албай урманчылыгы) 1938нче елда оеша.

Урманчылык агач утырту, үсентеләрне тәрбияләү, агач әзерләү белән шөгыльләнә.

Троица чиркәве.

Әбде авылында Троица чиркәве бар. Башта монда Сауруш авылыннан китерелгән агач чиркәү булган. 1814 елгы янгын вакытында янганнан соң аның урынына кирпечтән чиркәү салына.

Чиркәү 1815-1818 елларда гыйбадәткә йөрүчеләр акчасына  архиепископ Павел (Казанский) фатихасы белән төзелә. Чиркәү XX гасырның беренче яртысы архитектура һәйкәле булып санала, аңа бугенге көндә рестоврация – төзекләндеру эшләре таләп ителә.

Соңгы яңарту: 2022 елның 29 июне, 09:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International