«Яңа ел каруселе».

2018 елның 1 январе, каникул чорында балалар өчен Айдар мәдәният йортында  «Яңа ел каруселе» дип аталган күңел ачу программасы узды. Кызыклы конкурсларда, уеннарда балалар белән бергә олылар да катнаша алды. Интерактив программа вакытында  Кыш Бабай һәм кар кызы күңел ачтырды, күчтәнәчләрен өләште.Тамаша чыршы янында әйлән-бәйлән белән дәвам итте.Үзенчелекле уен оештырылыды, командаларга бүленеп уйнау вакытында җитезлек һәм логик биремнәр кулланырга туры килде. Яңа ел әкиятләрен, җырлар, ребуслар чишәргә , мультфильмнарны белү белән үрелеп барды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 10 гыйнвары, 14:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International