Үзәк авыл жирлеге биләмәсендә чираттагы чәршәмбе өмәсе узды.

2014 елнын 23 апрелендә Үзәк авыл жирлеге биләмәсендә чираттагы чәршәмбе өмәсе узды. Бу өмәдә 123 кеше катнашты.Чисталык буенча ике айлыкта авыл жирлеге биләмәсендә  20 тонна  чуп жыелды ,160 төп агач утыртылды. Бу өмәдә Узәк мәктәбе ,Шармаш мәктәбе, Сауш мәктәбе укучылары  һэм Үзәк авыл жирлеге хезмәткәрләре актив катнашты. Чистарып калган урам-тыкрыкларны күргәч,күңелләр сөенә.Бу чисталык ел буе саклансын иде. Әгәр без тирә-ягыбызга һәрвакыт игътибарлы булсак,аны пычратмасак моңа  күңелләр сөенер иде!


 

 



Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International