Бу көннәрдә 9 ел элек Теләче №2 балалар бакчасынан чыгып киткән балалар тәрбиячеләре белән очрашырга килделәр.

           

 

 

 

 

   Бу көннәрдә 9 ел элек Теләче №2 балалар бакчасыннн чыгып киткән балалар үзләренең яраткан Гөлсинә һәм Зөлфирә апаларын, бакчаны онытмыйча;нәни чакларын тагын бер кат искә төшерер өчен,  тәрбиячеләре белән очрашырга килделәр. Балалар үзләре уйнаган төркем бүлмәсен карап, күңелләрендә калган хатирәләрне яңарттылар, кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, бергәләшеп көлешеп алдылар.Көтелмәгән очрашу тәрбияче һәм балалар өчен дә күңелле үтте .

Очрашу ахырында апалары Гөлсинә Фаухетдин кызы балаларга: “Киләчәктә кайда гына булсагыз  да,  чын кеше булып, үзегез теләгән юлдан ышанычлы адымнар белән алга барырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар!”-дигән теләкләр теләде.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 21 июле, 08:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International