Авыллар зиратында өмә уздырылды.

2014 елның  1 маенда Алан авылы зиратында,  2 май көнне Балыклы һәм Күкчә авыллары зиратында  өмә уздырылды. Өмәдә  барлыгы 45 кеше катнашты. Зират  территорияләре корган һәм ауган агачлардан чистартылды. Барлыгы  25 куб.м. чүп-чар җыелды һәм читкә чыгарылды.


 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International