Мобиль кан тапшыру станциясе Теләче районында булды.

               

                        Теләче районында донор көне булып узды.Аны район больницасы һәм республиканың кан Үзәге ел саен ештыра.Бу чара ниндидер сәбәпләр аркасында канга мохтаҗ кешеләрне бәладән коткара.

Районда кан хәзерли торган мобиль комплекс үз эшен җәелдереп җибәрде.Бу көнне 200 якын кеше кан тапшырды. Анда шулай ук район башлыгы Илдус Фатыйх улы да катнашты.

Донор каны – хәзерге вакытта бүтән бернәрсә белән дә алмаштырып булмый торган бердәнбер дәвалау чарасы. Шуңа күрә донор булу – яхшы һәм мактаулы гамәл.

Соңгы яңарту: 2019 елның 23 августы, 08:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International