19 август көнне Айдар мәдәният йорты һәм китапханәче балалар белән берлектә "Без спортны яратабыз" дип исемләнгән велопоход уздырды.Барлык катнашучылар да спортның файдасы турында , тирә якның гүзәллеген күреп сокланып Тәмте авылы аша узып әйләнеп йөреп кайттылар. Яхшы һава торышы балаларның әйбәт кәефләренә йогынты ясамый калмады. Әлеге көн файдага узды.
Соңгы яңарту: 2017 елның 23 августы, 09:14