Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Айдар авылы мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А. авыл балалары белән берлектә Сабантуй мәйданында күңелле уеннар, ярышлар үткәрде. Болын балалар авазыннан гөрләп торды.
Соңгы яңарту: 2016 елның 6 июне, 09:30