Халыкара балалар китабы көне.

5 апрель көнне халыкара балалар китабы көне уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә китап сөючеләр берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Балалар китабы сихри бер дөнья» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.Балалар китабы көне әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Китапханәче Г.Х.Андерсенныӊ балачагы һәм балалар китабыныӊ тарихы белән таныштырды. Китапханәдә шулай ук әкият китапларыннан торган «Яшәгән ди, булган ди» исеме астында китап күргәзмәсе куелды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 8 апреле, 08:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International