Максабаш балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү

 

16 апрель көнне  безнең Максабаш  балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп , ”Авыл хуҗалыгы машиналары" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, авыл хуҗалыгы техникасының тагылма җиһазлары турында өйрәтү; авыл хуҗалыгында эшләүче һөнәр ияләренең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла.  Дәресләрне карарга район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова Анна Николаевна,  ЮХИДИ бүлекчәсенең инспекторы, полиция лейтенанты  Ришат Назиров һәм әйдәп баручы белгеч Гүзәл Ягафарова килгән иде. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәттеләр һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.




Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:08

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International