"Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге!".

 

1 октябрь көнне без, Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре,  Айдар авыл җирлеге белән берлектә "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге!" дип исемләнгән хөрмәтләү тантанасы үткәрдек. Бәйрәмне Айдар авыл җирлеге җитәкчесе Хасаншин Хайрулла Шайхулович  ачыпҗибәрде. Шулай ук бәйрәмгә килгән өлкәннәребез дә  иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Олы Нырсы мәктәбе директоры Чернов Петр Александрович да әби-бабайларны бәйрәм белән котлады, аларга иң изгетеләкләрен юллады. Бәйрәмнең икенче өлеше, мул табын өстәле артында үтте, Авыл җирлеге башлыгының,  гармунда үзе уйнап җырлаганы табынны тагын да ямьләндереп, өлкәннәребезне яшәртеп җибәрде. Бәйрәм һәркемнең күңеленә бик хуш килде, әби бабайларыбыз рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулартеләп калдылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 4 октябре, 09:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International