"Кечкенә Тукай" дип исемләнгән әдәби сәгать.

25 апрель көнне Айдар авылы китапханәчесе "Ромашка" балалар бакчасындагы нәниләр белән "Кечкенә Тукай" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Балаларга  Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләп кителде, әкиятләре кычкырып укылды.Нәниләр үзләре дә шагыйрь абыйларының шигырьләрен яттан сөйләделәр. Әлеге чара азагында  китапханәче Тукай абыйларының эш сөяргә, яхшылыкка, гадел булырга, алдашмаска өндәгән  шигырьләрен укып үсүләрен теләде.

Соңгы яңарту: 2016 елның 28 апреле, 15:54

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International