“Китап алсам кулыма, нур чәчелә юлыма”.


Айдар авылы китапханәсендә "Тамчы" берләшмәсе эшләп килә. 30 октябрь көнне, әлеге берләшмә членнары катнашында, китапханәдә “Китап алсам кулыма, нур чәчелә юлыма” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.  Балалар татар халык әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына дөрес җаваплар биреп, зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International