“Другое измерение” Бөтенроссия балаларның һәм яшьләрнең театр сәнгатье фестивале.

4-5 май көннәрендә Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Иделкәем” республика конкурсы лауреаты “Балачак” курчак театр-студиясе артистлары Казан шәһәрендә узган “Другое измерение” Бөтенроссия балаларның һәм яшьләрнең театр сәнгатье фестивалендә катнашып кайттылар. Роза Сәхәбетдинованың  “Тапкыр Кәҗә турында әкият” исемле спектаклен күрсәтеп, коллектив “курчак театрлары номинациясендә” 1 дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды. 



Соңгы яңарту: 2014 елның 7 мае, 15:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International