“Китаплы конфетлар”

24 декабрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова башлангыч сыйныф укучылары арасында,укучыларны китапханәгә тарту максатыннан, “Китаплы конфетлар” исемле акция игълан итте. Өстәлгә сибелгән шоколад, конфетларга төрле төстәге шарчыклар беркетелгән. Ә бу шарчыкларга китапның эчтәлеге турында бәяләмә һәм китапханәгә чакыру сүзләре язылган. Укучылар “китаплы конфетлар”ны  китап укуның “баллы тәме”н тояр өчен үзләренә дә, якын дусларына да тәкъдим итәргә алдылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 26 декабре, 08:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International