"Китап+мин= дуслар" .

   2 апрель- Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, айның беренче атнасы китап атналыгы итеп билгеләп үтелә. Халыкара балалар китабы көнен китап яратучы, китап укучы балалар, язучылар, шагыйрьләр, китапханәчеләр бәйрәме дип кабул итү дә дөрес булыр. 2 апрель көнне, Айдар авылы китапханәсендә,  “Китапларның якын дусты булсын иде һәр бала” исемле кичәдә дә иң актив китап укучы балаларны әлеге бәйрәм белән тәбрикләдек. Алар бу бәйрәмнең тарихы, язучыларыбыз тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, әдәби табышмаклар чиштеләр һәм "Китап+мин= дуслар" исемле фотосессиядә катнаштылар. Соңыннан С.Т.Аксаковның «Аленький цветочек» әкиятен карадылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 4 апреле, 08:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International