«Китап йорты, китап дөньясы-һәркем өчен ачык ишеге”.

27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне. Китапханә - аерым бер рухка ия булган мәдәни тирәлек, рухи һәм мәдәни тормыш мәркәзе, тарихи вакыйгалар шаһиты. Ул элек-электән яктылыкка,матурлыкка өнди торган, кешеләргә рухи тәрбия, белем бирү үзәге булган урын. Шул уңайдан, 26 май көнне,  Айдар авылы китапханәсендә "Китап йорты, китап дөньясы-һәркем өчен ачык ишеге"дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәгә килгән барлык кешене дә кызыклы әңгәмә – китапханә тарихы, китап фонды, яңа китаплар белән танышу көтә иде. Әдәбият һәм уку өлкәсендә үз белемнәрен тикшерергә теләгән һәркем өчен  «Китаплы ГТО" оештырылды.  Төрле яшь категориясендәге китап укучылар бер минут эчендә бирелгән текстан өзекләрне тиз һәм кычкырып укыдылар. Барысы да гади һәм мавыктыргыч булды!

Соңгы яңарту: 2019 елның 29 мае, 13:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International