Һәр бала үзенең мөмкинлекләре, талантлары белән туа.

 

   Әлеге сәләтләрне үзеңдә  уятырга , яхшылыкны һәм матурлыкны  йөрәгең  аша тоя  белергә  генә  кирәк.  Матурлыкны күреп,  аларны төрле төсләр белән  кәгазьгә  төшерүче талантлы  шәхес , рәсем  буенча төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаган Зарипова  Майя балалар янында кунакта булып китте.  Ул балаларга  рәсем сәнгате, төсләрне  дөрес итеп  сайлау буенча киңәшләрен бирде. Балаларны кызыксындырган сорауларга  җаваплар  бирде. Майя балаларга  гади  генә  булган  рәсемнәрне  ничек  ясарга  кирәклеген аңлатты һәм балалар белән  ясап, әлеге  рәсемнәрне бергәлектә  буядылар. Кунагыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа очрашуларга көтеп калабыз!

Соңгы яңарту: 2016 елның 8 сентябре, 15:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International