90 яшь тулды.

2017 елның 1 нче июль көнендә Максабаш  авылында яшәүче тыл ветераны Гайфуллина Тәгъзимә Шогаеп  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгъзимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы,   “Родник” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе   исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Алдагы тормышында да без аңа саулык, аяз hәм тыныч күк йозе теләп калабыз.

 

Соңгы яңарту: 2017 елның 4 июле, 14:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International