Хөсәенов Мансур Хөсәен улына 80 яшь тулды.

    2014 елның 23 ноябре көнне  Алан авылында яшәүче, элеккеге “Родина” колхозы (хәзер ҖЧ “Алан) рәисе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хөсәенов Мансур  Хөсәен улына 80 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга Алан авыл җирлеге башлыгы  Әхмәт Габделгазизович,Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ралиф Ханифович, Теләче районы ветераннар Советы рәисе  Мансур Минзарипович, ҖЧ “Алан”ширкәте  коллективы һәм  бергә      эшләгән  чордашлары, хезмәттәшләре килгән иде.

 

  Мансур Хөсәенович инде шактый еллардан лаеклы ялда, ләкин ул  хуҗалык тормышы белән даими кызыксынып тора. Бүгенге көндә тормыш иптәше Нурбикә апа белән  гомер итәләр. Туган авылын үстерүгә күп көч куйган  хөрмәтле авылдашыбызга озын гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш теләп калабыз.




Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International