Әкият сәхнәләштерү.

22.12.2015

   Бүген, 22 декабрь көнне,  театр түгәрәгенә йөрүче балалар С.Маршакның “Ахмак тычкан баласы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Кунаклар буларак балаларның әти-әниләре чакырулы иде.  Балалар 2 ай дәвамында  атнага 2 тапкыр җыелып әкиятне өйрәнделәр. Әлеге түгәрәкне балалар сәнгать мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ханипова Р.А  алып барды. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  үзләренә бирелгән рольләрне бик теләп башкардылар. Әкияттә катнашучылар бик күп булганлыктан, әкият бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Әлеге әкияттән һәр бала да үзенә әти-әниләрнең сүзен тыңлау буенча сорауларга җавап таба алды.

Соңгы яңарту: 2015 елның 23 декабре, 08:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International