25 май көнне Теләче урта мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үтте . Бәйрәмдә Теләче муниципаль башлыгы И.Ф. Зарипов, Башкарма комитет җитәкчесе Р.Р. Нуруллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Х.Хамидуллин, ДОСААФ председателе Р.Р. Нуртдинов , чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар , әти -әниләр һәм укытучылар катнашты. Быел мәктәпне 33 унберенче сыйныф укучысы һәм 42 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!