Хөрмәтле райондашлар!

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар,  Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.

Ватанны саклаучылар көнендә аеруча Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Шулай ук Әфганстанда сугыш уты узган һәркемгә чиксез рәхмәтлебез. Хәрбиләргә дә, киеренке шартларда илебезнең бөтенлеген саклаучы егетләребезнең фидакарьлеге белән ныклыгына да ышанычыбыз зур.

Катлаулы чорда яшәсәк тә, буген Россия армиясенең абруе кимеми, киресенчә, арта гына бара. Яшьләр арасында армиягә карата ихтирам тәрбияләү, аның дәрәҗәсен күтәрү өчен республикада, районда максатчан эш алып барыла, элеккеге сугышчан дан һәм хезмәт традицияләре яңартылган сыйфатта дәвам итә.

Кадерле райондашлар!

Сезне барыгызны да – сугыш ветераннарын да, хәрбиләрне дә, тыныч хезмәт ияләрен дә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International