ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Баландыш мәдәният хезмәткәрләре 3 нче июль көнне, каникул чорында,  мәдәният йортында «Күңелле каникуллар!» исеме астында балалар белән күңелле уеннар оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары белән беррәттән шәһәрдән кунакка кайткан балалар да ике командага бүленеп ярыштылар. Табышмаклар, тизәйткечләр әйтешү, җитезлектә, тапкырлыкта ярышуда командалар берсе дә сынатмады, нәтиҗәдә дуслык җиңде.

3-4 июль көннәрендә Әлки районында  узган Татарстан халкының традицион уеннарының II Республикакүләм  «Әйлән-бәйлән»  балалар фестивалендә Лесной бистәсе авыл клубы каршында эшләп килүче «Идегәй» балалар фольклоры коллективы ( җитәкчесе Г.Р.Вохмина)  финалда  “Уенлы мозаика” конкурсында  катнашып  лауреат исеменә лаек булды. 

4 июль көнне Айдар авылы китапханәсендә,  әлеге мөһим дата уңаеннан  «Китап киштәсендә футбол» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.  Күзәтү киң даирә китап укучыларга адреслана. Китап күргәзмәсе футбол сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.

Берләшмәгә йөрүчеләр яшьләрнең наркотик матдәләр куллануының сәбәпләре белән таныштылар, әгәр танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үз-үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеген белделәр. Чара ахырында, алар сәламәтлекләренең бары тик үз кулларында булуын аңладылар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дигән карар кабул иттеләр.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында  «Футбол – отличная игра» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә укучылар игътибарына журналлар һәм газеталар, футбол турында  басмалар тәкъдим ителде.

Табигатьнең матурлыгына сокланырга һәм аңа сак караш тәрбияләргә өйрәтү максатыннан, 3 июль көнне, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә «Дуслык» җәйге лагеренда ял итүче балалар белән «Яшел җәй табышмаклары» дигән викторина үткәрделәр. Балалар «Табигать белгечләре» һәм «Урман сукмагы серләре» турнирында катнаштылар; агачлар, чәчәкләр, су, кошлар турындагы табышмакларга җавап бирделәр; «Әгәр мин урманга килсәм» һәм «Дүртенчесе артык» уеннарында активлык күрсәттеләр. Әлеге чарада катнашучылар гади генә бәйгеләр  һәм викторина ярдәмендә урманда яшәүчеләрнең һәм үзләренең сәламәтлекләренә зыян китермәс өчен тагын бер кат табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

На данном заседании выступили: руководитель Аппарата Совета Тюлячинского муниципального района Мубинов И.В., председатель контрольно-счетной палаты Тюлячинского района Фархутдинов С.И., директор филиала ОАО «Татмедиа» ИЦ «Тюлячиинформ» Хузин Л.Ю., помощник Главы Тюлячинского муниципального района по вопросам противодействия коррупции Мирайханова Ч.И.

Тәрбиячеләр балаларга янгынның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләделәр, слайдлар карадылар. Янгын булган очракта үз-үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. 03 июль көнне балалар янгын сүндерүчеләр белән очраштылар. Балалар янгын сүндерүчеләргә бик күп сораулар бирделәр. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәтен күргәч, малайлар, үскәч мин дә, янгын сүндерүче булам дигән теләкләрен белдерделәр. Балаларны эчкерсезлелекләре янгын сүндерүчеләрнең йөзләрендә елмаю хисе уятты.

Шул уңайдан 1 июль көнне Шармаш авыл китапханәсендә «Узнай произведение по началу» дип исемләнгән белгечләр турниры үтте. Бу уенда без китап укучыларның сыйфатын ачыкларга булдык. Бу чарада балалар конкурсларда катнаштылар, төрле ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Чарада катнашучылар үзләрен чын эрудит булып күрсәттеләр: җиңел итеп укыган китапларының авторларын һәм әсәрнең исемен әйттеләр. Чара кысаларында «Твои непрочитанные книги» дигән китап күргәзмәсенә презентация үтте. Балалар яңа кайткан әдәбият белән таныштылар һәм өенә кызыклы китаплар белән кайтып киттеләр.

Безнең ният уңышлы узды, барлык укучылар китап укыйлар, ә киштәләрдә тотмыйлар.

Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше  нәтиҗәсендә генә ирешелә. Татар халкының "Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың" дигән  мәкальле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Шушы хезмәт тәрбиясен истә тотып зурлар төркеме балалары, тәрбияче Хабирова Ф.Ф. белән , үзләре утырткан борчак , кукуруз,арыш түтәленнән чүп утадылар һәм аларга су сиптеләр. Бердәм башланган, күмәк эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International