ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

12 июнь көнне, Россия көне уңаеннан районыбызда гомер итүче өч сугыш ветеранына Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

Алар - Түбән Саурыш вылыннан  Муса Шәрип улы Шәрипов, Олы Нырсы авылыннан Гарифулла Гыйният улы Гобәйдуллин, Аланнан Барый Гали улы Галиевлар. Дәүләт бүләкләрен ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре, авыл җирлекләре башлыклары тапшырды.

Әлеге очрашу, яшь китап укучыларны дөрес итеп үз - үзен юл мохитендә тотарга өйрәтә. Укучылар белемнәрен «Знать правила движения - большое достижение» дигән компьютер викторинасының сорауларына җавап биреп арттырдылар. Әлеге чарага «Азбука дороги» дигән китап күргәзмәсе дә куелды.

Әлеге чара «Россия – Родина моя!» презентация карау белән үрелеп барды. Соңыннан балалар рәсем ясап китапханәне бизәделәр.

5 июнь көнне Ачы авылы китапханәсендә "Это все о России" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, анда тәкъдим ителгән китаплар Россия дәүләтчелеге, президент хакимияте турында бөек шәхесләр, илебезнең бүгенгесе, киләчәге турында. Китап күргәзмәсенә күзәтү, әңгәмә үткәрелде.

Конкурста Калимуллина Аделя җиңүче дип табылды. Катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ел саен җәйнең беренче көнендә балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан бәйрәме Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. 12 июнь көнне ял Паркында оештырылган әлеге бәйрәмдә район балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Китап укучылар бу көнне китапханә хезмәткәрләре әзерләгән «В стране весёлого детства» мавыктыргыч викторинасының активистлары булдылар. Балалар китап исемнәрен, авторларны, әсәрнең геройларын һәм сюжетын яхшы белүләрен күрсәтеп актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Бәйрәм бик күңелле узды. Балалар җәйнең беренче бәйрәмен шатланып каршы алдылар һәм җәйге каникул дәвамында китапханәгә йөрергә ышандырдылар.

Китапханәче укучыларга  Россия символларынын төшенчәләрен аӊлатты, «12 июнь день России» дип исемләнгән презентация күрсәтте.

Атна дәвамында илебез турында шигырь, җырлар өйрәнелде. Экраннардан Россия хакында файдалы мәгълүматлар каралды. Россия көненә багышланган атналык барлык балаларның да күңелләренә хуш килде.

Чираттагы китапханә гәҗитенең  2018 нче елда 5 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, китап күргәзмәләре, кызыклы конкурслар яктыртылды. Шулай ук “Курение – опасный враг здоровья” исемле буклет эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International