Бөек Җиңү өчен горурлык хисләре халык күңеленнән беркайчан да китмәс. Ләкин, илебез азатлыгы өчен сугыш утларына кергән, нык торган һәм җиңгән ветераннар сафы акрынлап сирәгәя бара. Шушындый мәшәкатьле заманда безнең ихтибарыбызга, кайгыртуыбызга лаек кешеләребез турында онытырга мөмкин түгел. Өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам - бу халкыбызның тәрбиясе һәм культурасы чагылышы.
Алар һәйкәл территориясен җыештыру эшләрен башкардылар, чәчәкләр утырттылар. Шулай ук тыл ветераннарының өйләрендә булдылар, 7 майда узачак "Алар даны мәңгелек" дип исемләнгән митингка чакыру тараттылар.
Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып «Самара өлкә балалар китапханәсе» тора.
Китапханәдә әлеге көнгә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Очрашу - акция вакытында без, сугыш еллары турында әңгәмә үткәрдек һәм электрон презентация «Те далекие 41-45 года» күрсәттек.
Күргәзмәдә сугыш темасын яктырткан китаплар һәм папкалар урын алды.
Күргәзмәдәге китаплар аша Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш көнкүреш вакыйгаларын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.
Без аларга Җиңү Көне белән котлау открыткаларын, ашамлык җыелмасын тапшырдык. Безнең тыл хезмәтчәннәре, бик шат булдылар.
Биредә сугыш турында китапханә фондында булган иң яхшы шигырь җыентыклары, проза әсәрләре һәм документаль басмалар тәкъдим ителде.
1941-1945 еллардагы сугыш турындагы матур әдәбиятны популярлаштыру, үз халкыңа мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, илебез тарихына карата кызыксыну уяту – әлеге күргәзмә нәкъ менә шуларны күз алдында тотып эшләнде. «Трудные шаги к Великой Победе» күргәзмәсеннән Бөек Ватан сугышы геройлары язмышы, җиңү хакына, илебез киләчәге хакына гомерләрен дә кызганмаган кешеләр турында мәгълүмат алырга була.