ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Китап фонды барлык сорауларга да диярлек җавап бирә.

  Сезнең игътибарга “Сакланган саулыкка җиткән” дигән альбом тәкъдим итәбез. Альбомның беренче битен “Минем организмым” дип атадык. Калган битләргә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган материаллар куелды.

Ул - табигатьнең иң матур чагында, язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда бөреләр уянган вакытта туган. Белемне тирәнәйтү һәм шагырьнең иҗатына кызыксыну уяту максатыннан Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Теләче гомуми белем бирү мәктәбенә барып “Тукай турында хатирәләр” исемле әдәби викторина оештырып, презентация, видеофильм күрсәттеләр. Викторинада актив катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

10 апреля в "Пестрецы-арена" состоялась вторая игра в серии, между командами Тюлячи-Пестрецы в Поволжской любительской хоккейной лиги.
В результате упорной борьбы со счетом 6:4 (по булитам) победу одержали наши ребята и вышли в финал!

Табигатьнең бу вакыты- кышның татлы йокысыннан соң уянуы, карлар эрүе,кошлар кайтуы һәм беренче чәчәкләр шытып чыгуы белән матур!
Бу үзгәрешне балалар да кызыксынып күзәтә.Аларга бу турыда күбрәк белү өчен,Айдар мәдәният йортында 5 апрель көнне «Яз килде!»,ягъни «Елмайган йөзләрдән болытлы көннәр  дә аяза!»- дип аталган уенлы-конкурслы чара үткәрелде.
Мавыктыргыч уеннар, кызыклы ярышларда катнашып, үзләренең  сәләтләрен ачарга, табигатькә мәхәббәт, кызыксынучанлык, викторина сорауларын чишеп, Яз турында күбрәк мәгълүмат алдылар.

Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Шул уңайдан, 26 нчы март көнне Шәтке  мәдәният йортында китапханәче белән берлектә яшьләр  өчен “Яшәсен тынычлык, яшәсен чын дуслык!” дип исемләнгән эңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты яшьләрдә террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.  Малайлар һәм кызлар терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алышты.

Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, “Саулык – зур байлык” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. “Сәламәтлегеңнең кадерен бел” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар урын алды.

2018 елның 10 апрель көнендә  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, ата-аналар белән балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәләдә булмауны профилактикалау максатыннан “Мин лаеклы ата-ана” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында специалистлар әти-әниләрне статистика белән, балаларга карата рәхимсез могамәләдә булунын төрләре белән таныштырдылар. Шулай ук балаларга карата рәхимсез мөгамәләдә булган очракта хокукый җаваплылык турында азсызыкладылар. Әңгәмә ахырында специалистлар әти-әниләргә балаларың сәламәт һәм тулы кыйммәтле итеп үстерер өчен  киңәшләр бирделәр.

Кабул итү Теләче авылы, Гоголь урамы, 22 нче йорт (“БАТЫР” спорткомплексы бинасы) адресы буенча 14.00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 2-10-37


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International