ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ объявляет о проведении конкурсного отбора крестьянских (фермерских) хозяйств – участников ведомственной программы «Поддержка начинающих фермеров в Республике Татарстан на 2017 – 2020 годы».

Әлеге акциягә яшьләр тартылды. Безнең очрашу тәмәкенең зыяны турында әңгәмә белән башланып китте. «Твое  здоровье  в твоих руках» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм күзәтү ясалды.

Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ объявляет о проведении конкурсного отбора крестьянских (фермерских) хозяйств – участников ведомственной программы «Развитие семейных животноводческих ферм на базе крестьянских (фермерских) хозяйств в Республике Татарстан на 2017 – 2020 годы».

Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану бик зур урын алып тора.

Эчтәлек сөйләү мнемотаблицалар ярдәмендә сөйләгәндә, балалар барлык анда катнашучыларны күрәләр, үзләренең сөйләмнәрендә җөмлә төзелешенә игътибар итеп (җөмләне дөрес итеп төзеп), билгеле бер эзлеклелекне саклап сөйлиләр.

Мнемосхемалар һәм мнемотаблицалар куллану сүзлек байлыгы гына артмый, ә әйләнә-тирә мохит турында белемнәре киңәйтә. Сөйләп бирү теләге уяна, бала бу эшнең авыр түгеллеген аңлый. Шигырь ятлау-бер уенга әверелә. Бу балаларга бик ошый. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү эшендә бик отышлы алым.

Концертта балалар , әти-әниләр, бакча эшчеләре катнашты. Бу концертны без узган елда да куйган идек. Ләкин  быел  концерт  узган елдагыга караганда аерылып торды.   Быел сәхнәдә бер катнашмаган кешеләр дә катнашты. Концерт ны балалар үзләренең эчкерсез сүзләре, җырлары белән башлап җибәрделәр. Аннан сәхнәгә “ мунча ташы” артистлары  булып Хуҗин Р. Һәм Мөхәмәдиев М. чыкты. Болар икесе дә күп балалы әтиләр, шуның өчен дә сәхнәдә дә иң күп уйнаучылар булдылар. Балалар  тамашачыларга  берсеннә-берсе 4 бию бүләк итте. Әниле-кызлы Чулпан һәм Камиләне, Алияне, Фәнзилә белән Нәзирне, Фәнзилә белән Рәзинәне, бакчада тәрбияче ярдәмчесе  булып эшләгән Мосалия апа Латыйпованы үзләренең моңлы җырлары белән тамашачы  беренче тапкыр күрде һәм бик тә охшатып кабул итте.

7-8 апрель  көнне «Батыр» спорткомплексында 2002 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең  атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхутдинов Салават Зәки улы призына оченче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.

Иң мөһиме-һәр кеше тормышында - сәламәтлек. Сәламәтлектән кеше тормышында барысы да бәйле. Шул уңайдан,  7 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсендә "Яшәү бәхете-сәламәт булуда" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар арасында: сәламәт яшәү рәвеше, спорт турында һәм сәламәт туклануда.

Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. 7   апрель көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан торган “Сәламәт булуга ни җитә” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды. Китапханәгә килгән укучылар белән “Сәламәт яшәү сере” дип исемләнгән мәгълумәт сәгате узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International