ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Сезне язның иң матур, соклангыч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу барыбыз өчен дә аеруча якын, аерым көн. Җирдә табигатьнең уяну мәле, кояш та яктырак, җылырак карый кәефләрдә күтәренке, кешеләрнең йөзендә елмаю балкый. Хатын-кызларыбыз да үзләренең матурлыклары, мөлаемлыклары, киң күңеллелекләре белән язны хәтерләтә. Димәк, яз һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме юкка гына бергә туры килмәгән.

Теләче Спорт паркын төзү концепциясе буенча халык белән фикер алышу узачак.

 

8 Март- язның тәүге бәйрәме! Халыкара хатын-кызлар көне дип йөртсәк тә, бу датаны без лаеклы рәвештә Әниләр көне дип атыйбыз!!!! Бүләк эзләгәндә дә, бәйрәм белән котлаганда да иң элек әниләребезне искә алабыз! Үзәк балалар бакчасына йөрүче балалар да әниләренә, әбиләренә матур, истәлекле "бүләк "  әзерләде. Җыр һәм бию, шигырьдән торган мондый буләк - тамашаны күреп һәр кунак таң калды!

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә белешмә өстәле ясап куелды. 18 яше тулган һәркем сайлауларда катнашу хокукына ия. Һәр тавыш мөһим.

Балаларга әнгәмәне Субаш авыл фельдшеры Чернова Валентина  әзерләде һәм мисаллар китереп, барсын да анлатып сөйләде. Сорауларга тулы җавап алынды. Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

Бүгенге көндә кулдан ясалган букетлар бик популяр. Мондый бүләкләрнең өстенлеге - аларны озак еллар саклап булуда. Бераз тырышлык булса әлеге күнекмәне теләсә кем үзләштерә ала. Балалар һәм аларның әниләре әлеге бүләккә канәгать калырлар дип ышанабыз. Тәкъдим ителгән мастер – класста кече яшьтәге мәктәп укучылары  катнашты.

Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар бу бәйрәмдә күңелле ял иттеләр, алар укытучылар белән бер рәттән үзләре дә төрле уеннар, эстафеталар уйлап чыгардылар. Бәйрәм концерт  номерлары белән үрелеп барды. Бигрәктә “Мисолька” бәләкәйләр группасы үзләренең чыгышлары белән тамашачыларның күңелләрен яулады. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.

Бакчага 22 әти-әни кунак булып килде. Балалар әти-әниләрен котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Үзләре ясаган открытка һәм үзләре су сибеп үстергән гөлләр бүләк иттеләр.Бәйрәмнең икенче өлеше спорт ярышлары белән дәвам итте. Бер команда әниләр, икенче команда әтиләр командасы булып төрле ярышларда катнаштылар.Мәсәлән: бәрәңге утырту, гномнар, игезәкләр, градусник, туп җибәрү, хуҗабикә уеннары. Ахырдан дуслык җиңде. Һәр гаиләгә дә бәйрәм ошады.

Ел дәвамында, мәдәният  хезмәткәрләренең   эшчәнлегенә бәя бирелеп барылды, урыннар чыгарылды. 2017 елның эш нәтиҗәләре буенча Айдар мәдәният йорты беренче урынга чыкты.

 

Китапханәдә әлеге көнгә багышлап «Проносит времени река его творенья сквозь века» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмә Л.Н. Толстой иҗаты һәм тормышы белән таныштыра.   Мәгълүмати сәгать, башлангыч сыйныф укучыларны язучының тормыш еллары, биографиясе белән таныштырды, Л.Н. Толстойның «Девочки и стрекоза», «Волк и кость», «Баба и курица» дигән әсәрләре кычкырып укылды. Алга таба без «Узнай из какого произведения данный рисунок» дип исемләнгән уен уйнадык һәм укучылар сорауларга җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International