ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

5 марта 2018 года в кабинете руководителя Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района прошло предварительное обсуждение проекта «Спортивный парк».

Бүген  Теләче 3-нче номерлы балалар бакчасында “8-  март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре башланып китте. Балалр  әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне  ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!

Кичәгә уллары бүгенге көндә  хәрби хезмәттә булган Теләче авылында яшәүче солдат әниләре  чакырулы иде. Солдат әниләре белән очрашу кичәсен уздыру китапханәдә матур традициягә әйләнде. Бу көнне солдат әниләренә багышлап матур җырлар җырланды, биюләр биелде, Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә “Юный армеец” чыгыш ясады, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Кичәгә багышлап презентация, күргәзмә эшләнде.

2 март көнне Балалар иҗат үзәгенең “Серле ятьмә” түгәрәгенә йөрүче Махмутова Диләрә Дамир кызы, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габделхак  кызы җитәкчелегендә, VII нче “Минем гаиләмнең тарихы, ил тарихында” дип исемләнгән  Республика күләм фәнни – гамәли конференциядә катнашып җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.

Ул "Безнең гайлә-тату гайлә" дигән исем астында узды.Бәйрәмебездэ барлык әти-әниләр һәм балалар катнашты.Бу бәйрәмне әти-әниләр,балалар бик көтеп алалар,чөнки Гаилә-тормышыбызның нигезе,дәүләтебезнең киләчэге.Безнең бәйрәмебез юкка гына"Безнең гайлә-тату гайлә дип аталмады,чөнки тату гайләләрдә генә    тырыш,уңган,тәүфыйклы,акыллы балалар үсә.Бәйрәм балаларның матур шигырь,җыр,биюләре белән башланып китте.Эти-эниләр арасында төрле ярышлар, тапкырлык ,җитезлек һәм башка бик күп төрле  булды. Бәйрәм бик күңелле узды, бигрәктә бу бәйрәмгә нәниләр сөенде, барысыда бик канәгать булып таралышты.

2017 елның 05 март  көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре социаль  ярдәм алучы гаиләләр өчен Халыкара  Хатын-кызлар көне уңаеннан “ Кадерле хатын-кызлар, бәйрәм белән!” дип аталган бәйрәм чарасы үткәрделәр.  

Егетләр арасындагы ярышта Кукмара, Әтнә, Арча, Балтач районнарыннан һәм Мари-Эл республикасыннан  7 команда чыгыш ясады. Волейбол буенча “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Әзһәм Хамзович,  Габделхаев Рәшит җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы составында Шәтке, Теләче, Үзәк, Иске Җөри  мәктәбе егетләре катнашты.

Фонд президентских грантов объявляет о проведении в 2018 году двух конкурсов среди некоммерческих неправительственных организаций, участвующих в развитии институтов гражданского общества, реализующих социально значимые проекты и проекты в сфере защиты прав и свобод человека и гражданина, на предоставление грантов Президента Российской Федерации на развитие гражданского общества.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International