ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет эшчәнлегенә анализ ясалып  киләчәккә максатлар билгеләнде.

   Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашты.

  

Кешеләр бер-берләре белән очрашкач, билгеле, сәлам бирергә тиеш. Һәр халыкның үз милли традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Әмма һәр халык исәнләшүне үзенчә аңлата. Урта Мишә авыл китапханәсендә әлеге датага багышлап әңгәмә – сөйләшү үткәрелде. Китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, төрле илләрдә сәламләүнең төрләре белән таныштырды. Кешеләр төрле формада, төрле ысуллар белән бер - берсенә хәерле иртә, хәерле көн, хезмәттә уңыш, саулык - сәламәтлек, иминлек тели.

1989 елның 20 ноябре – Берләшкән Милләтләр оешмасының (БМО) бала хокуклары турында Конвенция кабул ителгән көн. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән һәм ул 54 маддәдән тора. Баландыш төп мәктәбендә  балаларның хокукларын яклау көне  уңаеннан “Мин – бала,мин – кеше” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде.

21 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Россия укучылар хәрәкәтенә кабул итү тантанасы үтте. Тантаналы ант биргәннән соң, 10 нчы сыйныфтан 6 укучысы бу оешма сафларына бастылар. Укучыларга эмблемалар беркетелде, РДШ эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.

Балалар белән төрле әңгәмәләр, конкурслар, уеннар һәм башка төрле эшчәнлек башкарыла. Әти-әниләр белән консультацияләр, гомуми һәм төркем җыелышларында бу теманы яктырткан әңгәмәләр үткәрелә, шулай ук аларга махсус аңлатма язулары өләшенә. Бакча хезмәткәрләре белән  «Экстремистлык һәм террорчылыкка юл юк!» исемле темага әңгәмәләр уздырыла. Хезмәткәрләр бу әңгәмәләр барышында террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы белемнәрен яңарталар.

19 ноября 2017 года на избирательным участке Большемешского сельского поселения прошел местный референдум по вопросу введения самообложения граждан в 2018 году. Избирательный участок открылся в 7.00 утра и закрылся в 20.00ч. В Большемешское сельское поселение входят 4 населенных пункта. По итогам участия и голосования избирателей референдум прошел успешно. Участвовали в референдуме 94% избирателей, проголосовали "ЗА" - 87 %.

Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Максабаш башлангыч мәктәбендә “Игътибар: юка боз”  дигән темага кисәтү дәресе үткәрелде.

 Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

2017 нче елның 19 нчы ноябре көнне Баландыш авыл җирлеге гражданнарының 2018 нче елда үзара салым кертү турындагы җирле референдумы булып узды.

2015 нче елның 29 нчы октябрендә Россия  президенты  Владимир Владимирович Путин Россия балалар хәрәкәтен булдыру турындагы Указга кул куйды. Аның төп максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү.Бу оешмага керүдән безнең  Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары да читтә калмады.  18 нче ноябрь көнне  мәктәпнең иң актив  укучылары  тантаналы рәвештә Россия балалар хәрәкәте сафларына бастылар.Укучыларның һәрберсенә хә­рә­кәтнең символикасы тө­шерелгән галстуклар тагылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International