ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Ярышта барлыгы 25 команда катнашты, шул исәптән районыбызның данын Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, финалга 5 команда чыкты, безнең район җыелма командасы 6 нчы урында. 1 нче урында Саба районы, 2 нче урында Әлки районы, 3 нче урында Кукмара, 4 нчедә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы һәм 5 нче урында Балык Бистәсе районы.

17-19 ноябрь көннәрендә Аксубай шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге уеннары узды. Ярышта районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче үсмерләр катнашты (тренерлары – балаларга өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров). Уеннарда республика районнарыннан 32 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Питрәч һәм Спас районы командалары белән тигез очкога уйнап һәм Бөгелмә районы командасына 1:2 исәбе белән җиңелеп, безнең егетләр 17 урынны яулады.1 урын- Казан шәhәренең Вахит районы, 2 урын-Аксубай,3 урын– Баулы.

Ике көн булган сайлап алу турыннан соң, безнең районнан суперфиналга “Ак калфак” бию төркеме, “Теләче йолдызлары” вокаль ансамбле, аерым җырчылар Илсур Шәйдуллин һәм Илшат Салахиевлар чыкты. Суперфинал нәтиҗәләре буенча,  “Ак калфак” бию төркеме фестивальнең махсус бүләгенә лаек булды.

Китап укучылар «Детям о праве» дигән китаплар сериясе белән таныштылар һәм уеннарда катнаштылар. Китапханәдә, китап укучы балалар игътибарына «И у ребенка тоже есть права» дигән күргәзмә әзерләнде.

Чараның төп максаты, балаларга дуслыкны төптән аңлату. Атна дәвамында балалар “Теремок”, “Два товарища”,  “Кто кого добрее?”,  “Урок дружбы”,  Самый большой друг”,  Дюймовочка, Золотой ключик   әкиятләрен укыдылар.  Китапханәдә «О дружбе и друзьях»  дигән викторина оештырылды һәм күргәзмә ясалды.

Директор балаларга, дөньяның күп илләре 16 ноябрь - Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүләре, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләде. Толлерантлык термины кешеләр белән аралашканда чыдам, итагатьле һәм игътибарлы булуны аңлата  . Толерантлы шәһес – үз-үзен яхшы белә, тирә-якны чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан. Төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы белән ассызыклана. Укучылар үз кулларын кәгазь битләренә төшереп, толерантлык эмблемасын һәм яфракларга толерантлык сыйфатлары язылган “толерантлык агачын” ясадылар, бу темага багышлап шигырьләр укыдылар, танылган кешеләрнең акыллы фикерләре белән таныштылар. Чара “Толерантлык-дуслык дәресе” презентациясенә нигезләнеп алып барылды.   
 

Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына –Кщрим Тинчурин урамы 17 йорт адресы буенча   урнаштырылды. Тантаналы чарада Татарстан сщнгать әһелләре һәм Таһир Якуповның  иҗатын үз иткән тамашачылар катнашты.

2017 нче елның 19 ноябрендә    Айдар  авыл җирлеге территориясендә  Татарстан Республикасы Теләче  муниципаль районы Айдар авыл җирлеге гражданнарының  2018 нче  елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдум иртәнге  7 сәг- тән кичке  8 сәг-кә кадәр дәвам итте. Референдум нәтиҗәләре буенча Айдар җирлегендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдум узды дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International