ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Теләче районы үзәк хастаханәсенең балалар табиблары гриппка каршы профилактикалау эше үткәрү максаты белән  3нче балалар бакчасында прививкалар ясадылар. Балаларның тән температурасын үлчәп, сулыш юлларын тыңлап, гомуми сәламәтлекләрен карап, әти-әни биргән ризалыклары нигезендә прививкалар ясадылар.

                                                                  

Шул унайдан,  5 нче сентябрь конне,  Баландыш авыл китапхаэнэсендэ балалар очен яна китаплардан "Китап аша килэчэккэ юл ачабыз", дигэн кургэзмэ куелды .

Экстремизм һәм терроризм – бөтен кешелек дөньясына каршы юнәлгән җинаятьчелек. Әлеге айлык уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Ислам – терроризмга каршы” дип исемләнгән күргәзмә куелды.

 

Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан, Урта Мишә авылы китапханәсендә “Корбан гаете – мөбарәк булсын!”, дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

6 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге һәм «Бәллүр каләм-2002», премияләре лауреаты, Әлмәт язучылар берләшмәсенең С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләге иясе 1998 елдан  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы  Асия Юнысовага 70 яшь тулу уңаеннан “Шатлык бүләк иткән шагыйрә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе  эшләнде.

Әлеге акция Татарстанда җиденче ел рәттән Республикада халыкара һәм конфессияара килешүләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук җәмәгать фикерен булдыру өчен уздырыла. Айлык кысаларында 5 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә «Без экстремизмга каршы» дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре уздырылды. Чара барышында сыйныф җитәкчеләре балаларга  төрле канунсыз формаль булмаган берләшмәләр хакында сөйләделәр, аларга кушылырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Экстремизмны кисәтү мәктәптә даими башкарыла, әмма айлык барышында ул көчәйтелгән рухта булачак. Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

На основании распоряжения Президента Республики Татарстан от 28.08.2017 г. № 523 в Республике Татарстан объявлен месячник «Экстремизму – Нет!».

Распоряжением Главы Тюлячинского муниципального района от 30.08.2017 г. № 56 утвержден план мероприятий по реализации месячника на территории Тюлячинского муниципального района. С более полной информацией можно ознакомится на официальном сайте Тюлячинского муниципального района в сети Интернет.

Бүген,  4 сентябрьдэ,  Баландыш топ мэктэбендэ пожар куркынычсызлыгы һәм төрле гадәттән тыш чараларда үз-үзенне саклау буенча эвакуация уткэрелде. Эвакуация кагыйдэлэре тогэл утэлде. Гражданнар оборонасы вэкиле Олег Борисович  укучылар алдында чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International