ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

4 июнь 3нче балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы көне буларак үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим. Бүген зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экскурсияне гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба һәм Теләче муниципаль районнарының надзор эшчәнлегенең баш инспекторы Хакимуллин Л.М.  үткәрде. Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без балаларны  бәла-казадан саклап кала алабыз.  Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга  җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.

Тыл  ветераны Залалетдинова Гөлбикә апага  2017 елның 03июлендә   90 яшь тулды.  Шушы уңайдан аны котларга   Теләче районы халыкны социаль яклау бүлеге  начальнигы Галимова Ф.М. һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин И.Г. килделәр. Юбилее белән котлап Гөлбикә апага  чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, алдагы тормышында исәнлек-саулык теләделәр.

Сабантуйга авыл халкы һәм кайткан кунаклар җыелган иде. Бәйрәмне Теләче егете- җырчы Илназ Хәнәфиев һәм аның иҗатташ дуслары алып барды, күңелле уеннар оештырды. 2017 елның Сабантуй батыры булып авылыбыз көрәшчесе Зөлфәт Фатхуллин лаек булды.

1 июль көнне,  Айдар авылында да Сабантуе уздырылды. Әлеге милли бәйрәмне уздыруда Айдар авылы китапханәчесе дә актив катнашты.

Сабантуйны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф. Г.  һәм балалар биюе ачып җибәрде. Сабантуйның иң хөрмәтле кунаклары кыр батырлары һәм терлекчеләр булды.  Мәйданның үзәгендә көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр, чүлмәк ватучылар һәм башка төр уеннар уйнатылды. Шәтке Сабантуеның абсолют батыры булып Габдуллин Айзат  калды.  Сабантуй күтәренке рухта үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International