ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Эш “Туган ягым сиңа багышлыйм” дип исемләнгән иҗади проект буенча  алып барыла. 17 май көнне шундый ачык чара үткәрелде. Бу чарада китапханәче балаларга авыл тарихы турында сөйләде. Электрон презентация күрсәтелде.

Зурлар төркемендә йөрүче балалар, тәрбияче Касимова Г.С. белән “Юл йөрү кагыйдәләренә сәяхәт” исемле музыкаль бәйрәм иртәсе, кечкенә тйркемендә йөрүче балалар, тәрбияче Рахимова Л.Н. белән “Шәһәребез урамнары” исемле ачык  шөгыль күрсәттеләр. Соңгынан Динар Рамилевич балалар белән сөйләшү үткәреп, бүләкләр тапшырды.

12 май көнне Казан милли тикшеренү технологик университетында “КНИТУ ның Нобель өметләре-2017” X фәнни- тикшеренү һәм иҗади эшләр конкурсы булып үтте.Конкурста Кече Кибәхуҗв төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Әскарова Ә. катнашты һәм “Дизайн” номинациясендә II урын яулады, Диплом белән бүләкләнде. Эшнең җитәкчесе физика һәм химия укытучысы Нигъмәтҗанова Х.Н. Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары  татар теле һәм әдәбияты  буенча “Беренчелек” олимпиадасында катнаштылар. Бу олимпиаданың төп максаты -укучыларның татар теле һәм әдәбиятыннан  белемнәрен ачыклау, аларның белем алуга кызыксынуларын үстерү.

Биремнәр эшләнде-нәтиҗәләр генә көтәсе калды.

Алар хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары рәисләре белән очрашып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Әлеге билет Республиканың барлык китапханәләрендә дә эшли һәм ул китап укучыларга бушлай бирелә. 17 май көнне Әбде авыл китапханәсендә китапханәгә йөрүчеләргә  бердәм китап уку билетлары тапшырылды.

Мәктәпкәчә вакыт - экологик яктан шәхес булып җитлегүнең бер чоры. Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр. Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора.Экологиягә багышланган күңел ачулар,сәяхәләр - иң үтемле эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу эмоциональ яктан тәэсир калдыра. Шул уңайдан бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә урманда экскурсиядә булып кайттылар. Анда кырмыска ояларын, кошларны, агачларны, чәчәкләрне, үләннәрне, бөҗәкрәрне  күзәттеләр һәм нәрсә ярый,нәрсә ярамый турында әңгәмләр үткәрделәр.

 17 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан тәрбия сәгате уздырылды. Әлеге тематик дәрестә җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. балалар ышаныч телефонының тарихы, эш принциплары  белән таныштырды. Чара барышында волонтёрлар укучыларга телефон номерлары язылган мәгълүмати бит тапшырдылар.

Шул уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре, Субаш авлында 50 елдан артык бергә яшәүчеләрнен өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Аларга изге теләкләр теләнде.

 

Без көн саен ташлый торган калдыклар, мәсәлән, пластик, кәгазь, пыяла, металл, тукымаларны яңадан эшкәртеп, аларга яңа тормыш бирсәң, бик матур сувенирлар, өйне бизәү әйберләре, бүләкләр һәм балалар бакчасында кулланыр өчен дидактик материаллар ясарга була. Моның шулай икәнен Теләченең беренче номерлы бакчасына йөрүче балаларының әти-әниләре исбатлады. Алар төрле көнкүреш калдыкларыннан балалар өчен гаҗәеп файдалы уенчыклар ясадылар. Эш нәтиҗәләрен күреп без шундый фикергә килдек: һәр кеше табигатьне һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау өчен үзеннән зур өлеш кертә ала. Моның өчен теләк, әз генә фантазия кирәк. Исегездә тотыгыз: табигатьне саклап, Сез үзегезне саклыйсыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International