ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан 3нче балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары бүген 04 май көнне Теләчебезнең үзәгендә урнашкан һәйкәл янына экскурсиягә бардылар, аннары район балалар китапханәсенә кереп Бөек Җиңүгә багышланган видеофильм карап, әңгәмәдә актив катнаштылар.  

   Ә 29 апрель көнне чыгарылыш укучылары белән берлектә «Чыгарылыш укучылары» аллеясы утыртылды.

Бу кичәдә Россия һәм дөнья күләм лауреат булган Екатерина Коврикова татар композиторларының әсәрләрен фортепианода уйнап күрсәтте. Шулай ук композитор Илһам Байтирәк үзе язган көйләрне уйнады. Ә бу бәйрәмне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты композиторлар берләшмәсең җитәкчесе Рәшит Калимуллин алып барды. Концерт тамашачыларга бик ошады. юбилее уңаеннан Рәшит Климуллинга сәнгать мәктәбе директоры чәчәк бәйләме бәләк итте.

Аның җиңүчесе  3 нче сыйныф укучысы Ямщикова Аделина булды.

Аның рәсеме Республика күләм Экология елы уңаеннан узачак конкурсның, "Балалар илне сүрәтли" номинациясендә уздырылачак балалар рәсем конкурсында катнашачак.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “95 яшьлек журнал” исемле күргәзмә эшләнде. «Казан утлары» журналы – ул зәвыклылык мөнбәреннән төшмәде. Иң әүвәл аның битләрендә әдәбият сулышы, аның тарихы һәм бүгенгесе, әдипләребезнең яшәеше, китап язмышы ачык чагыла. Ул, барысын да ачык чагылдыручы көзге кебек һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, елларны елларга, хәтерне киләчәккә бәйләп тота. Күргәзмәдә төрле елларда басылып чыккан “Казан утлары” журналлары куелды.

3 май көнне Казаклар авылы китапханәчесе Рахматуллина Альбина балаларның Бөек Ватан сугышы геройлары турында белемнәрен арттыру, аларны һәйкәлләр белән таныштыру максатыннан “Һәйкәлләргә юл” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Шулай ук балалар белән берлектә һәйкәл тирәсе чистартылды.

Илебезгә 72 нче тапкыр җиңү язы якынлаша. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Еллар узар, Бөек Җиңү онытылмас!” исемле китап күргәзмсәсе куелды. Күпме вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр.

2 май көнне Айдар авыл китапханәсендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, «Яшел планетаны саклыйк һәм яклыйк!” дип исемләнгән экологик чара уздырылды. Табигать дусты «Ромашка» - (китапханәче А.Г. Фаляхова) яшь дусларын урман дөньясына сәяхәткә чакырды. Чара барышында алар хайваннар, кошлар турында күп мәгълүматлар белделәр, “Экологик ассорти”, “7 төсле чәчәк” уеннарында актив катнаштылар. Карточкаларга язылган биремнәрне сүзсез, ишарә, хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәттеләр,  “Шаула,  урман!” исемле презентация карадылар. Мавыктыргыч экология дәресе буенча укучылар яшел планетабызга сакчыл һәм игътибарлы булырга өйрәнделәр.

3 майда «Хәвефсез тәгәрмәч - 2017» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: медицина ярдәме нигезләре буенча Гирфанов Ф. малайлар арасында, Галимова Г. кызлар арасында икенче урынга, ә мәктәп командасы өченче урынга лаек булдылар. Балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International