ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Шуның өчен дә  бик каты законнар кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк.

 

Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы-иҗади фикерләүче,инициативалы,иҗтимагый тормышта актив катнашучы,белемле,ике дәүләт телендә дә һәм шул ук вакытта чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль(полилигваль)шәхес тәрбияләү.

23 март көнне 3нче балалар бакчасының “Шатлык” бию коллективы һәм Майсурадзе А.- вокал соло буенча Олы Әтнәдә эстрада сәнгатенең   “Созвездие- Йолдызлык-2017”  XVII  ачык  республика  телевизион  яшьләр фестивале  зона бәйгесендә чыгыш ясадылар.

Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен дә. Су белән бәйле булган экологик проблемаларны ачыклау,  кеше тормышында суның әһәмияте, аны саклау ысуллары буенча, Урта Мишә авыл китапханәсендә  “Су – яшәү чыганагы” дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында 9, 11 сыйныф укучылары өчен  консультацияләр уздырыла. Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән “Морфология” бүлеге буенча теоретик белемнәрен ныгыттылар. Омоним формаларына гомуми күзәтү ясадылар. Җөмлә кисәкләрен анализладылар. Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре буенча практик эшчәнлекләрен камилләштерделәр.

Агымдагы елның 22 мартында Теләченең “Батыр” спорт комплексында 2006 – 2008 елгы һәм кечерәк кызлар һәм малайлар арасында бадминтон буенча районара ачык турнир узды. Баландыш төп мәктәбеннән парлы уенда кызлар арасында Мубаракшина Ч. Һәм Гарипова З., малайлар арасында Музафаров Р. Һәм Тимербаев Р. 2 нче урынны алдылар. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!

21 нче март – Халыкара урман көне буларак кабул ителгән. Урман безгә агачын да, җиләк – җимешен дә, гөмбәсен дә, дару үләнен дә бирә. Юкка гына урманны – табигатьнең “үпкәсе” димиләр.  Башлангыч класс укучылары ял клубында  урманнарның кеше өчен әһәмияте һәм тарих дәвамында ничек үзгәрешкә дучар булулары хакында  сөйләштеләр ,  “Урман-яшәү чыганагы” темасына рәсем конкурсы уздырылды.

17 март көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татар федераль милли мәдәни автономиясе “Идел” яшьләр үзәге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тууына 70 елга багышланган республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе үтте. Баландыш төп мәктәбенең 4 нче класс укучысы Галләмов Морат “Вокал” номинациясендә 2 нче урын алды. (Җитәкчесе – Сафина А.Ә.) Җырчы егетебезне чираттагы җиңүе белән котлыйбыз! 

17 нче март көнне Баландыш төп мәктәбе укучылары республикакүләм “Без бергә” фестиваленең район турында катнаштылар. “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Мубаракшина Ч., “вокал – соло” номинациясендә Гайнетдинова Н., Галлямов М. чыгыш ясады. Укучыларыбызның чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде.

Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның 21 мартында Нәүруз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар сөенеп көтеп алды. Шуңа да алар Яз патшабикәсен урамнан ук каршы алырга уйлап, бакча тирәсенә җыелышты. Рәхәтләнеп уйнап туйганнан соң, ни курсенннәр, капкадан Яз түгел, ә чып-чын Кыш бабай күренде. Баксаң, Кышның китү уенда да юк икән. Ул безнен туган ягыбызны, балаларны шулкадәр яраткан, кире салкын, буранлы төбәгенә кайтып китәсе бер дә килми, ди. Әмма артыннан ук Язның төкле аяклары белән атлап килүен сизде “бабакай”. Аны гүзәл Нәүрүзнең үзе белән ияртеп алып килүе балалар өчен икеләтә шатлык булды. Балалар Кыш бабайны да, Нәүрузбикәне дә бик яраттылар. Шуңа да кемнең каласын ярыштырып хәл иттәргә булдылар. Җылы, матур җәйләрне ияртүче, ягымлы Яз бәйрәме Нәүрүзне җиңдерү теләге көчлерәк булган, күрәсен. Соңгы, аркан тарту ярышында, аңа балалар да ярдәмгә килделәр. Ә Кыш бабай балаларга рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләр өләшеп, юлга кузгалды. Бәйрәм күңелле уеннар дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International