ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Шигырьләр түшәлгән сукмакта"  исемле позия сәгате уздырылды. Китапханәче укучыларны шагыйрьләрнең төрле елларда басылып чыккан  шигъри әсәрләре белән танышырды, шигъриятнең бөек көче, шагыйрь турында, шигырь турында күпме сөйләсәң дә, шигырьнең үзеннән көчлерәк итеп әйтеп булмыйдыр дигән мәгълүматлар җиткерде. “Шигърият бакчасында» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәбезнең “кунаклары” булган 4, 8,9,10  сыйныф укучылары өйләренә яздырып китаплар алдылар.

21 март көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә китапханәче Гильмутдинова Р.Ш.башлангыч  сыйныф укучыларына “Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы” дип  исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Китапханәче укучыларга “Кызыл китап”, табигатьне саклау турында сөйләде. Укучылар ике командага бүленеп викторина сорауларына  җавап бирделәр, күренекле язучыларның табигать турында язган шигырләрен укыдылар, табышмаклар чиштеләр. Шулай ук китапханәдә урнаштырылган “Табигатьнең сафлыгы күңел аклыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты.  Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар, үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар.

Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә татар халкының милли “Чума үрдәк, чума каз” , “Капкалы” уеннарын уйнадылар, яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп Нәүрүз һәм Убырлы карчык килде, алар балалар белән төрле ярышларда катнаштылар һәм биремнәр үтәделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.

2016 елның 22 нче март көнендә Сауш авылында яшәуче  тыл ветераны Гәлиәхмәтова  Рәшидә Зиятдин кызына   90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәшидә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

2016 елның 20 нче март көнендә Олы Нырсы авылында яшәуче  тыл ветераны Шәйхетдинова Асия Шәйхетдин  кызына   90 яшь тулды. Шул уңайдан Асия апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

21 нче март көнне “Батыр” спорт комплексында 2007 нче  елгы малайлар арасында мини-футбол ярышы үтте. Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбеннән дә команда катнашты. Мини футбол спорт уены мәктәбебездә популяр. Бу спорт төре белән укучыларыбыз түгәрәктә дә шөгыльләнә. Район күләмендә узган ярышта, , безнең команда 3 нче призлы урынны алды. Яшь футболистларыбызга уңышлар телибез.

17 март көнне район мәдәният йортында “Без бергә”балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының район туры булып үтте. Фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бертөркем укучылары катнашты. Яшь модельерларның эшен жюри бик югары бәяләде. Җиңүегез белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Балалар бакчасында  йөрүче һәр бала  рәхәтләнеп уеннарда катнашты, җырлады-биеде, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләде.

Бу көнне  барлык гореф-гадәтләргә туры китереп,  балалар тәм-том белән сыйланды.

Нәүрүз мөбарәк булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International