ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елның язгы-кыр эшләренә әзерлеге максатыннан, хуҗалыкларнын баланста торган тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2017 елнын 25 мартыннан 10 апрельга  хәтле район хуҗалыкларында тракторларга хәм арбаларга техник карау чарасы уздырылачак.

16 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар  конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста барлыгы  28 укучы көч сынашты.Анда укучылар үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар.Әлеге конкурста безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Минһаҗев А. катнашты (җитәкчесе – Гаязетдинова Ә.И.) һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Ярышта республиканың Алексеевск, Саба, Кайбыч, Теләче, Чистай һәм башка районнардан һәм Казан шәһәреннән 250 дән артык бадминтонист катнашты. Теләче районы җыелма командасы составында Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты (тренерлары – балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы А.Җаббаров).

Ярышның ачылыш тантанасында Татарстан республикасы Президенты Р.Миннеханов, Саба районы башлыгы Р.Миннеханов, Татарстанның өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе А. Айделдинов, Татарстанның федераль салым хезмәте җитәкчесе М.Сафиуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. 2005 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында узучы ярышта республиканың 18 районыннан 96 теннисчы катнашты. Теләче җыелма командасы составына балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче балалар керде, гомүмкомандалар арасында урын яуладылар.

Теләче районы җыелма командасы составында балаларга белем һәм тәрбия  үзәгендә түгәрәкләргә йөрүче балалар катнашты. Ярышта республиканың 19 районыннан команда катнашты, Теләченең кече төркемгә кергән командасы 6 нчы урын, олы төркем 13 нче урын яулады.

20 мартта, язгы каникул планы кысаларында француз теле укытучысы Зәйнетдинова В.Г. 11 сыйныф укучылары белән “Мирей Матьеның 50 еллык иҗади карьерасы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында  чыгарылыш сыйныфы укучылары бөек француз җырчысының иҗаты белән таныштылар, аның репертуарыннан җырлар тыңладылар. Кичә күренекле җырчыга багышланган кроссворд чишү белән тәмамланды.

Авыл хужалыгы тармагында эшлэуче хезмэткэрлэргэ хезмэт хакы исэплэу хэм тулэугэ анализ ясау шуны курсэтэ, агымдагы елнын ике аенда район буенча  бер кешегэ уртача айлык хезмэт хакы 15970 сум туры килэ. Игенче хужалыгында 19113 сум , Тан хужалыгында 18214 сум  хэм Алан хужалыгында 16810 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн  хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э  хезмэткэрлэргэ  югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы    турыдан-туры  житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.   

19 март көнне Айдар мәдәният йортында укучылар һәм шәһәрдән кайтан  балалар өчен язгы каникул чорын файдалы ял итү максатыннан  «Җитезләр, көчлеләр,осталар!» дип исемләнгән күңелле стартлар бәйгесе үтте. Ярышта 10 кешедән торган 2 команда көч сынашты. Командының исемннәрен егет-кызлар үзләре сайлады. Бер шиксез, спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән малайлар-кызлар бу көнне дә сынатмадылар. Бердәм һәм матур уен күрсәттеләр. Бәйгедән соң барсыда тәмле призлар белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International