ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Язгы-кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Районның барлык хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы-кыр эшләренә җентекләп әзерлиләр.

     Бүгенге көндә, район буенча техника ремонты: тракторлар-91%, чәчкечләр-98%, культиваторлар-100%, катнаш җир эшкәртү агрегатлары-93%  чәчү комплекслары-89% хәм дискаторлар-80%ын тәшкил итә.

     Район хуҗалыкларына техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен якынча 28 млн. сум чыгым тоту таләп ителә, шуның 17,53 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.

Балалар төсле каләмнәр ярдәмендә төрледән-төрле рәсемнәр иҗат иттеләр. Кемнәрдер кышкы хатирәләрен яңартты, кайбер балалар яраткан уенчыгын, гаиләсен, йорт хайванын сурәтләде, икенчеләре исә үзенең хыялларын кәгазьгә төшерде. Бер иҗат җимеше дә игътибарсыз калмады: алардан һәрбер төркем тәрбиячесе “Дөнья балалар күзлегеннән» исемле рәсем күргәзмәсе ясады.

Янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм бакча эшчеләре белән әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрәләр.

Аның эшен бәйгегә тәрбияче Сөнгатуллина Ф. Ә. әзерләде һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Алга таба эшләрегездә иҗади уңышлар телибез!

К врачу обращаются пациенты с различными заболеваниями: у мишки болят зубы, потому что он ел много сладкого, у клоуна шишка на лбу, кукла Катя прищемила дверью пальчик и т. д. Доктор осматривает больного: слушает, смотрит горлышко, измеряет температуру, прописывает лекарства, делает уколы, поит микстурой, таблетками.  Воспитатель оценивает, как дети общаются между собой, напоминает о том, чтобы выздоровевшие игрушки не забывали благодарить врача за оказанную помощь.

2017 елның 15мартында  тыл ветераны Нәбиуллина Сәкинә Закир  кызына 90 яшь тулды. Бәйрәме  уңаеннан юбилярны  котларга   Алан авыл җирлеге башлыгы   Ә.Г.Хаҗиев һәм Теләче районы социаль  яклау бүлеге җитәкчесе  Галимова Ф.М.    килделәр һәм аңа  истәлекле  бүләкләр тапшырдылар.

Зурлар төркеме балалары- Шакирова К., Биктимеров Р., Набиуллина А., Замалиева Н., Салахов И. (җитәкчеләре Муликова Г.Ф.) «РостОКUnikУм” диеп аталган Россия күләмендәге бәйгедә катнашып призлы урыннар яуладылар.Афәрин! Без кечкенәләребез һәм аларның уңышлары белән горурланабыз! Алга таба да биек үрләр яулауларын телибез!

Әлеге чарада 7 китап авторы Равилә Шәйдуллина, шагыйрә Асыя Юнысова, эшмәкәр Миләүшә Сәләхетдинова һәм аның иҗатын яратучы укучыларыбыз катнашты. Кичәдә балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, үзешчән җырчыларыбыз аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар.

Равилә Шайдуллина – киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш – су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы.

Ел саен март ахыры- апрель башларында туган якларын сагынып җылы яклардан кошлар кайта. Кайтып җитүгә аларга оя кору , оялар урын табу бик кыен., шуңа күрә өлкәннәр һәм балалар кошлар өчен оялар ясап куярга тырышалар.

   Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары, традиция буенча,биология укытучысы Әскарова Ф.Г. җитәкчелегендә бу көннәрдә “Сыерчык оясы” акциясе үткәрә.Табигать сөюче яшь дуслар- кызлар һәм малайлар әти- әниләре ярдәме белән сыерчык оялары ясыйлар. Гәрәевлар һәм Гыймадиевлар беренчеләрдән булып бик матур  уңайлы оялар ясадылар.Рәхмәт аларга!Башка укучылар да оя ясау эшен төгәлләп киләләр.

3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар  "Мин – юл иминлеге өчен” дигән  район конкурсына үзләренең эшләрен тәгъдим иттеләр.Без аларга  зур уңышлар телибез. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International