ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Ярышта Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Теләче районнарыннан җыелма командалар катнашты. Нормативлар нигезендә, яшьләре буенча ГТОның 2 нчедән алып 11 нче баскычына туры килгән ир-атлар һәм хатын-кызлар чаңгы ярышы, йөзү, электрон винтовкадан ату, озынлыкка сикерү, бөгелү һәм башка спорт төрләрендә көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Теләче командасы 2 нче урында, 1 нче урында Лаеш, 3 нчедә Балык Бистәсе.

Бу Форумда ятим калган балаларны тэрбиягэ алып устеруче гаилэлэргэ ярдэм иту хэм аларнын тормышында килеп чыгучы актуаль проблемаларны чишу турында суз барды.

     Форумда Татарстан Республикасынын 19 муниципаль районыннан килгэн гаилэгэ бала алучы ата-аналар, опека хэм попечительлек булеге специалистлары катнашты.

Тикшерүне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Саба һәм Теләче муниципаль районнарының надзор эшчәнлегенең  баш инспекторы Хакимуллин Л.М. уздырды. Тикшерү барышында бөтен эшчеләр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча интруктаж үткәрде. 

Ярышларда катнашкан спортчылар 41 районы, Татарстан Республикасы. Хатын-кызларга дистанцияне үтәргә кирәк иде, 1 км, ир-атларга - 3 км

Ә ул исә сулыклардагы, елгалардагы бозлыкларда ярыклар, бозның чатнап ярылуын китереп чыгарырга һәм ул урыннар соңыннан нечкә боз белән капланып, кеше гомере өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин.Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра.  Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре:

  • Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш.
  • Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк.
  • Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк.
  • Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк.

   Боз ватылып суга төшеп киткән очракта:

  • Паникага бирелмәскә кирәк, боз калын булган якка чыгарга тырышасы. Бозга күкрәк белән шуышып менәргә, таяну мәйданын арттыру өчен аякларны киң итеп җәяргә кирәк.
  • Боздан суга чыккач, аякка басарга ашыкмагыз,  шуышып яки тәгәрәп ераккарак китәргә кирәк.

Балалар теннис, шахмат уеннарын бик яратып уйныйлар, -дип хәбәр итте безгә авыл клубы мөдире Сагдиева Филүзә.

Очрашуга Тәмте-Мәтәскә хәм Ямбулат авылында туып үскән, хәзер читтә яшәүче якташларыбыз кайтты. Алар туган-якка булган сагыну хисләрен үзләренең җырлары аша җиткерделәр. Кичә бик күңелле хәм оешканлык белән утте. Соңыннан онытылып бара торган "кичке уеннар" ны уйнап, соң гына таралыштылар.

Шигырь уку бәйгесендә  укучыларыбызның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде. Сафин И. һәм Шарипов Д. призер булдылар. Мәктәп администрациясе рус теле укытучысы Хузина Г.Ш. га, укучыларыбызга рәхмәт белдерә, аларга иҗади уңышлар тели.

9 март  көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә  Бөтенроссия «Живая классика» конкурсының муниципаль этабы үтте. Барлыгы 12 мәктәптән 34 укучы чыгыш ясады. Уку бәйрәмендә безнең мәктәптән 5 укучы катнашты, 10 класс укучысы Гильмутдинов Ильдус призлы урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International