ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2017 ел
җомга

В целях корректного проведения массового расчета налогов физических лиц за 2016 год: налога на имущество, земельного налога, транспортного налога  просим всех налогоплательщиков,  имеющих право на льготы по налогам,  до 1 апреля  текущего года обратится в налоговый орган с заявлением о предоставлении льготы.

2017 ел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан республикабызның барлык мәктәпләрендә дә Бердәм экология дәресләре булып узды. Безнең мәктәптә бу дәрес 3 март көнне үткәрелде. Дәрес шуның белән үзенчәлекле булды, анда районыбыз җитәкчеләре: Теләче муниципаль районы администрация башлыгы  И.Ф.Зарипов,  Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча председатель урынбасары А.Р.Шайдуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.Карпова,  Шәтке авылы җирлеге башлыгы Ф.Г.Кадыйров катнашты.

2017 елның 20 гыйнвардан алып 23 февральгә кадәр Теләченең «Батыр» спорт комплексында оешмалар арасында ир-егетләр командаларының волейбол ярышлары булып узды. Барлыгы 18 оешмадан 7 команда катнашты.

 

Ярышлар нәтиҗәсе:

1 урында-мәгариф бүлеге

2 урында-Теләче мәктәбе

3 урында-районның газ оешмасы һәм жылылык бирү челтәре

4 урында-районның башкарма комитеты, район советы, социаль хезмәт күрсәтү һәм мәшгульлек үзәге.

2017 елнын ике аенда, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар нигезендэ, 1 сыердан  сот саву буенча беренче урында «Агролак» ЖЧЖ  тора, ул  1 сыердан  ике айга 1469 кг сот савып алган, икенче урында «Алан» ЖЧЖ, анын 1 сыердан  сауган соте  1032 кг, оченче урында «Тан» ЖЧЖ , 1 сыердан савылган соте  988 килограммны  тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч  804 кг.

        2017 елнын ике аенда, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар шуны курсэтэ, могезле эре терлектэн ит житештеру буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ  тора, ул  1 баш яшь терлеккэ  40,5 кг ит житештергэн, икенче урында «Тан» ЖЧЖ, анын 1 баш яшь терлеккэ житештергэн ите 36,1 кг, оченче урында «Агролак» ЖЧЖ , 1 баш яшь терлеккэ 35,5 килограмм ит житештергэн. Район буенча бу курсэткеч  33,2 кг.

1 март көнне  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 60 яшь тулу уңаеннан Күкчә авыл китапханәсендә “Батыр егет – ил күрке”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә республика башлыгының политик һәм икъдисади эшчәнлеген яктырткан материаллар куелды.

    1 февральдән алып 10 февральгә кадәр Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары  математика буенча  онлайн-олимпиадада катнаштылар. Аны Учи.ру онлайн-платформасы оештырды. Биредә кызыклы интерактив биремнәр уен рәвешендә тәкъдим ителгән иде. Олимпиада нәтиҗәләре буенча укучылар диплом, грамота  һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Шәткенен хоккей тартмасында ярымфинал уеннарында Олы Мәтәскә Һәм Иске Җөри мәктәбе командалары очрашты.  2:1 исәбе белән Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары җиңде. 1-2 урын өчен Теләче һәм Шәтке мәктәбе командалары уйнады.3:1 исәбе белән Теләче командасы җиңү яулады.

8 март бәйрәме уңаеннан Олы Мәтәскә балалар бакчасында әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Әниләр үзләренең нинди оста куллы булуларын күрсәттеләр.Рәхмәт аларга!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International