ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

28 февраль  көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы “Йөрәгемне балаларга бирәм” дип исемләнгән, “Ел укытучысы” конкурсы кысаларында узучы, педагогларның профессиональлекләрен билгеләүче конкурсның зона турында катнашып беренче урынга лаек булды. Әлеге конкурс шәһәр тибындагы поселокта - Байлар Сабасында узды. Беренче этапта катнашучылар үз- үзләре белән таныштырып уздылар. Икенче этапта ачык дәрес күрсәттеләр һәм өченчесендә үз программаларын яклап чыгыш ясадылар.

«Ел укытучысы-2017» конкурсы кысаларында, укытучылар һөнәри осталыкларын сынауны дәвам итәләр. 28 нче февраль көнне Саба төбәгендә бу конкурсларның зона туры үтте.Бу бәйгедә Олы Мишә урта мәктәбе ТЭБДУ Мухаметова Р.Х. һәм 9 нчы сыйныф җитәкчесе Хазиева А.Я. катнашты. Үзләренең чыгышлары аша, хезмәттәшләребез үзләренең компетентлы педагог икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.

Специалисты Тюлячинского  ветеринарного объединения  в эти дни продолжают выполнение весенних профилактических ветеринарно­­-санитарных мероприятий в сельхозформированиях района: взятие крови для исследования на лейкоз, бруцеллез; проведение диагностики на туберкулез;  вакцинация крупного рогатого скота против сибирской язвы и эмкара. Вакцинация животных проводится своевременно, согласно утвержденного плана-графика. 

28 февраль көнне Саба районының Лесхоз урта мәктәбендә   педагог- оештыручылар арасында “Ел укытучысы” конкурсы кысаларында үткәрелә торган Республикакүләм “Кеше тәрбияләргә” дип исемләнгән  һөнәри осталык бәйгесенең зона  этабы үтте. Бәйгедә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең  педагог- оештыручысы Мөхәмәдиева Н.Д. катнашып, 10-11 сыйныф укучылары белән “Дуслыктан мәхәббәткә- бер адым” дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Дәрестән тыш чара конкурсантларга да, укучыларга да, районның педагог- оештыручыларына да бик ошады.

22 февраль көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәме булып узды. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

        Сыйныфта 2  укучы - Ризәлә һәм Ильяс укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнделәр. Әлифба бәйрәме безнең өчен зур тантана.

Китапханәче балаларга үз туган телебезнең камиллеге, байлыгы турында сөйләде. Балалар бик матур итеп туган тел турында шигырьләр укыдылар. Шулай ук, китап-журналлардан күргәзмә дә куелды.   

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә «Батыр егет – ил күрке» исемле китап күргәзмәсе эшләнде.

Күргәзмәгә республика башлыгының политик һәм икъдисади эшчәнлеген яктырткан материаллар куелды. Күргәзмә шулай ук Рөстәм Миннихановның пунктуаль, максатчан, актив, яңалыкка омтылучан булуын күрсәткән басмалар белән дә таныштыра.

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.

Кечкенә китап сөючеләр белән «Сезне әкият илендә могҗизалар көтә»дигән темага викторина үткәрелде. Викторина дөнья халыклары әкиятләренә һәм геройларына багышланган иде. «Нинди әкият?» дигән викторинада балалар әкиятнең дөрес исемен белергә тиеш. «Китап ярминкәсе» дигән уен  бик кызыклы үтте.

Шундый күренекле дата уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә "Тел – тарих көзгесе" дигән китап күргәзмәсе эшләнде .

Күргәзмәдә   республикада телләр сәясәте, телләр турындагы законнар, төрле сүзлекләр тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International