Бу дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова ел дәвамында китап укучыларга тәкъдим ителәчәк «Ул елларны, Хәтер, онытма!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә узган сугыш вакыйгалары, батырлыклары, тарихлары турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханә укучыларны әдәби китаплар аша Бөек Ватан сугышы сулышын тоярга чакыра.