Халыкны кабул иттеләр

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

15 нче январь көнне 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идәрәсе хезмәткәрләре Теләче муниципаль районында халыкны кабул иттеләр. Кабул итү Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасында оештырылды. Идәрә хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук  районның җирле үзидарә органнарында  гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча Федераль һәм Республика законнарының үтәлешенең торышы буенча контроль чаралар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International