17-19 октябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә 2005-2006 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

17-19 октябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә  2005-2006 елгы кызлар арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Габделхаев Рәшит, Шәяхметов Шамиль җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.

      Барлыгы 16 команда катнашкан  әлеге ярышларда безнен кызлар үзләренең төркемендә Норлат, Алабуга  командаларын 2:0 исәбе белән җиңеп 1 урынга чыгуга иреште.

Гомумкоманда урыннары буенча 5 урынга лаек булдылар.

1 урында-Мамадыш

2 урында-Кукмара

3 урында-Минзәлә

4 урында-Мөслим

Кызларны  җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International