Марат Әхмәтов Казахстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры белән очрашты

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Казанга  эш  сәфәре  белән  килгән   Казахстан  Республикасы  авыл  хуҗалыгы  министры  Сапархан  Омаров   белән  очрашты.

Марат  Әхмәтов  Агросәнәгать паркы    генераль  директоры   Олег  Власов  белән бергә  “Казан” агросәнәгать паркы  буйлап  кунаклар  өчен      экскурсия  оештырдылар,  алар  сәүдә залларын һәм  җитештерү    цехларын  карап  чыктылар. 

«Агропарк – ул  заманча,  күпфункцияле  технологик   комплекс, аның  эшчәнлеге  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  кече  һәм урта  ээшкуарлык  эшчәнлеген  үстерүгә  юнәлдерелгән.  Биредә  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  белән  сәүдә  итүнең     уникаль  системасы  булдырылган  - “фермердан  кулланучыга  кадәр  арадашчыларсыз”  системасы,  ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесенә  уңышлы  бизнес  булдыру  өчен  барлык  шартлардан  файдаланырга  ярдәм  итә,  ә  сатып  алучыга  -   продуктларның  бәясендә  һәм  сыйфатында  отарга», - дип  сөйләде  Марат  Әхмәтов.

«Агропаркта  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә  үз  продуктларын  сакларга,  эшкәртергә,  төргәкләргә һәм  сатарга  мөмкинлекләр  тудырылган.    Бүген  биредә  281 резидент эшли.   1200дән артык  эш  урыны  булдырылган.    Комплекста  эшкәртү  буенча   20 җитештерү (производство)  эшли.  Мәс., сатып  алучылар  өчен  һәркөнне  фермер сөте  китерелә.  Сатылып  бетмәгәне  шунда  ук  сыр  эәзерләү  өчен  кулланыла», - дип  өстәде Олег Власов.

  Казахстан Республикасы  делегациясе  шулай  ук  Казан     ипподромында  да  булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International