13 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 25 нче утырышы узды.

2018 елның 14 декабре, җомга

Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 5 мәсьәлә каралды.

 

Утырышта каралган мәсьәләләрдән:

 

1) Теләче муниципаль районының 2019 нчы елга һәм 2010-2021 еллар план чорына бюджеты турында;

2) “Теләче муниципаль районында 2018-2020 нче елларга терроризм һәм экстремизмны кисәтү” муниципаль программасының үтәлеше турында һәм башка мәсьәләләр каралды.

 

Утырышта Теләче муниципаль районы башкарма комитеты Җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары – Миңнегулов И.А., финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче район Советының аппарат җитәкчесе Мөбинов И.В., Теләче район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Яруллин Р.Н., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И. - лар  чыгыш ясадылар.  

Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International